14 февраль 2018 яңалыклары
-
“Эштә дә, гаиләмдә дә бик бәхетле мин“, – ди райфоның бюджет бүлеге җитәкчесе Рәсимә Камалетдинова
"Мин гомер буе яраткан эшемне башкардым. Янәшәмдә һәрвакыт таянырлык, мине аңлаучы якыннарым, хезмәттәшләрем, дусларым булды. 55 яшемне кадерле кыз, яраткан хатын, әни, хөрмәтле хезмәттәш булып каршы алуыма бик сөенәм", - ди район финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге җитәкчесе Рәсимә КАМАЛЕТДИНОВА. Аның турында хезмәттәшләреннән, райфо карамагындагы бюджет оешмалары бухгалтерларыннан - кемнән генә...
-
Әгерҗедә фронт хатларыннан күргәзмә эшли
Бөек Ватан сугышы фронтыннан килгән хатларны халык күңелендә саклау, мәңгеләштерү максатыннан "Бердәм Россия" партиясе ТР Дәүләт Архивы белән берлектә "Тарихи хәтер" дип аталган проект игълан иткән иде. Аның кысаларында "1941-45 елгы сугыш хатлары" дип аталган күчмә фотокүргәзмә оештырылды. Бу атнада ул безнең Әгерҗегә килеп җитте. Әлеге фотокүргәзмә узган елның декабрендә...
-
Бимада “Мари чаңгы юллары“ ярышлары уза
17 февральдә, шимбә, Бима авылында чаңгычылар арасында "Мари чаңгы юллары" район ярышлары уза. Әлеге традицион ярыш быел унынчы тапкыр үткәрелә. Катнашучыларны теркәү сәгать 9да башлана. Ярышларга старт сәгать 10да бирелә. Оештыручылар райондашларны спорт бәйрәменә көтеп калалар.
-
Әгерҗенең булачак тимерьюлчылары дипломлы булдылар
Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге икенче филиалында укуларын тәмамлап 50 егет студент тормышы белән саубуллашты. Аларның өчесе кызыл дипломга ия булды: Александр Макаров, Линар Таипов, Илнур Хаҗиев. - Сез зур тормышка аяк басасыз. Тимерьюлчы һөнәре һәрчак ныклы тәртип таләп итә. Тиз агымлы заман һәм тимер юл ритмында юлларыгызда һәрчак яшел...
-
2017 елда Татарстанда 350 сыер абзары ремонтланды
Авыл хуҗалыгы тармагы корылмаларын капиталь ремонтлау программасы 2014 елдан тормышка ашырыла. (Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2017 елда Татарстанда сыер сарайларын, яшелчә складларын һәм машина-трактор паркларын капиталь ремонтлауга 1,9 миллиард сум акча бүленде. Бу эшләр 2014 елдан тормышка ашырылучы республика программасы кысаларында башкарылды. Аның буенча, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чыгымнарының...
-
Олимпиадада Россия командасында әлегә биш медаль
Пхенчханда Олимпиада уеннары кызганнан-кыза бара. Кичә Россия җанатарлары чаңгы спортының спринт төре буенча бронза медаль ияләре булган Александр Большунов һәм Юлия Белорукованың уңышларына сөенде. Шулай ук керлинг буенча Анастасия Брызгалова һәм Александр Крушельницкий бронза медаль ияләре булдылар. Бүген иртән парлы фигуралы шуу осталары кыска программа буенча чыгыш ясадылар. Россиянең фигуралы...
-
Бүген – Гашыйклар көне
Мәхәббәт - дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Бүген - 14 нче февраль - Гашыйклар көне. Бу көнне сөеклегезгә, яраткан кешегезгә бүләк әзерләп ярату хисләрегезне белдерегез. Бүген генә түгел, гомумән, елның һәр көне сезгә яраткан кешегезнең җылысын тоярга мөмкинлек бирсен, сез дә...